Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачлылар ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары белән очрашты (фоторепортаж)

10 август көнне Балтач районында ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Юрий Владимирович Ставниченко катнашында юл хәрәкәте иминлеге буенча утырыш узды.

Район башкарма комитеты Рамил Илдус улы Шакиров алып барган утырышта ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекция­се җитәкчесе урынбасары Юрий Ставниченко иминлекне тәэмин итү буенча бурычларны атады, сорауларга җавап бирде.
Әлеге утырышта шулай ук районның полиция начальнигы Илдар Усманов, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов, район прокуроры Айрат Низамиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, "МДСУ-1" оешмасы директоры Рашит Ильясов, җәмәгать транспорты һәм такси хезмәте күрсәтүче оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнашында узган утырышта юл куркынычсызлыгы, балалар иминлеген тәэмин итү, район юлларының торышы хакында сүз барды.
Юрий Владимирович Ставниченко үз чыгышында "Мин ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары һәм мәгариф учреждениеләре территориясендәге юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча җаваплы хезмәткәр дә буларак, сезнең Балтач бистәсенең юл хәрәкәте торышын һәм юл йөрү билгеләрен тикшерү максатыннан оештырылган рейдта зур игътибарны мәгариф учреждениеләренә юнәлттем. Җитешсезлекләрне фоторәсемнәр белән раслап барды. Алар янәшәсендә махсус ясалган "тигезсезлекләр", җәяүле кичүләре, ягъни зебралар, яңа стандартларга яраклаштырылган юл хәрәкәте билгеләре ачык күренә торырга, бу зур игътибар үзәгендә булырга тиеш, дип искәртте. Укытучылар, бигрәк тә башлангыч сыйныф җитәкчеләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә исләренә төшерергә тиеш, дип басым ясады.
Шулай ук бистәдәге торак йортлар янәшәсендәге урам чатларында да юл билгеләре булу шарт дип белдерде. Елдан-ел машиналар саны арта, хәрәкәт итү кискенләшә. Бу үзебезнең иминлек өчен кирәк дип бәйләп аңлатты. Булган җитешсезлекләрне киметү, ә хаталарны 15 августка кадәр төзәтергә дигән бурыч куйды. Бу нигездә, яңа уку елына әзерлек буларак, мәгариф учреждениеләренә карата әйтелде.
Юллардагы хәрәкәт, ил-транспорт фаҗигаләре, юл хәрәкәте билгеләре, юлларның төзеклеге һәм балаларны автобуста йөртү таләпләренең үтәлеше хакында докладлар белән район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, "МДСУ-1" оешмасы директоры Рашит Ильясов чыгыш ясады.
http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250