Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачлыларны «Автоледи-2022»дә катнашырга чакырабыз!

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасынын Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 14 июль көнне «Автоледи-2022» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Ә инде район конкурсында җиңүгә ирешкән гузәл затыбыз республика ярышында катнашу хокукы ала. Балтачыбызның хәрбер гүзәл затын әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә булла. 14июль көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары, үз исемендәге яки генераль рөхсәте булган машинаң булуы шарт. Конкурска 14 июль көнне сәгать 9.00да ДОСААФка көтеп калабыз.

Лилия Хадиева

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев