Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачның быелгы автоледие билгеле булды (+фото)

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан бүген «Автоледи - 2018» район конкурсы үткәрелде.

Конкурс ике өлештән торды: беренче өлештә гүзәл затларыбызның юл йөрү кагыйдәләрен никадәр яхшы белүләре, ягъни теоретик белемнәре тикшерелде. Икенче өлештә машина йөртү осталыклары сыналды.  

Ике конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүгә Хаялеева Светлана лаек булды, икенче урында Гыйльметдинова Зилия, өченче урында Ермалаева Миләүшә һәм дүртенче урында Җиһаншина Гөлназ.  

Ә инде район конкурсында җиңүгә ирешкән Хаялеева  Светлана 15 август көнне булачак республика ярышында район данын яклаячак. Конкурста катнашкан гүзәл затларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез  һәм  эшләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә иминлек теләп калабыз.

 

Лилия Һадыева,

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автоледи