Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачның ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек егетне тоткан. Кайда? (+видео)

11 ноябрь кичендә «Борнак» җәмгыяте территориясендә полиция хезмәткәрләре «Шевроле Нива» автомобилен туктатырга тели. Әмма машина йөртүче әлеге таләпләрне үтәми һәм хәрәкәтне дәвам итә. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре әлеге транспорт чарасын эзәрлекли башлый.

Соңыннан билгеле булганча, автомобиль белән 2001 елда туган гражданин идарә иткән була. Машина йөртүченең алкоголь кулланган булуы күренгәнлектән, полиция хезмәткәрләре аңа тикшерү үтәргә тәкъдим итә, ул 0.618 мг күрсәтә. РФ Административ хокук бозу кодексының 12.8нче маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ беркетмә төзелде. Әлеге гамәле өчен бу егетне 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү көтә, дип хәбәр иттеләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Чыганак: район ЮХИДИ бүлеге ; фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: административ җаваплылык исерек шофер район ЮХИДИ бүлеге