Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта 96 кеше юл кагыйдәсен бозган

Балтачта ике көнгә 96 юл кагыйдәсен бозучыга беркетмә төзелде

 Көчле моторлар ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган куәтле техника көннән-көн арта барган заманда яшибез. Бу, әлбәттә, исәпсез-хисапсыз булып тоелган транспорт чаралары белән оста идарә итүне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне, һәрдаим уяу, сизгер, гайре игътибарлы булуны сорый. Машиналар саны арту юл-транспорт һәлакәтләре артуга да китерә.

Статистика күрсәтүенчә, Россиядә бер елда гына да 26 меңнән артык кеше юл һәлакәтенә очрап, бакый дөньяга күчә. Көндәлек тормышта бу турыда уйлап та карамыйбыз. Тик шунысын онытмыйк: юлларны имин итү –  үзебезнең кулларда! Шунысы аяныч- бер кешенең җавапсызлыгы аркасында башкалар да зыян күрә. Җавапсыз шофер кайбер очракларда бер гаепсез кешеләргә күпме зыян сала! Кызканычка каршы, спиртлы эчемлек кулланып та руль артына утыручы шоферлар да очрап тора. Районныбыз юлларында булган өч юл һәлакәте шушындый җавапсыз шоферлар гаебе белән булды. Зур игътибар сорый торган кагыйдә бозулар - машина йөртү таныклыгы булмыйча яки аннан мәхрүм ителеп тә руль артына утыручылар, каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозучылар, хәрәкәттә җәяүлеләргә яисә юл хәрәкәтендә хәрәкәт өстенлегеннән файдаланучы башка катнашучыларга өстенлек бирмәүчеләр, иминлек каешын эләктермичә йөрүчеләр, балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрүчеләр һәм юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр. Шушындый юл кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан ЮХИДИ һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атна саен рейдлар оештыра. Мәсәлән 7 һәм 11 декабрь көннәрне булган рейдлар нәтижәсендә ике көнгә 96 юл кагыйдәсен бозучыга беркетмә төзелде. Юл хәрәкәтендә катнашучының төп бурычы- кагыйдәләрне үтәү бит югыйсә. Һәрберебез дә игътибарлы булсак кына һәлакәткә юлыкмабыз, исән-сау булырбыз. Барыбызга да имин юллар насыйп булсын!!!

Лилия Һадиева

район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд