Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта балалар игътибар үзәгендә

Балаларга яхшы үрнәк күрсәтик

20 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, "Игътибар-балалар” чарасы үткәрелә.

2020 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булган һәм 101 бала яраланган (2019 елда – 114-3-123). 
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларда була. Әйтик, 2019 елның июнь-август айларында 151 юл-транспорт һәлакате булган, аларда 4 бала һәлак булган (2019 елда барлыгы 19 бала һәлак булган) һәм 158 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 27% тәшкил итә. 
"Игътибар-балалар!» операциясе чорында Дәүләтавтоинспекциясе түбәндәге чараларны оештырачак: 
- "Сакла.ру сайты аша балаларга юл кагыйдәләрен укыту»; 
- балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү буенча чаралар; 
- җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар; 
- яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар; 
- балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр; 
Дәүләтавтоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. 
Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балалар үзләре өчен куркыныч тудыручы урыннарда, шул исәптән юл янында да, караучысыз калмауны кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында ташу, аларның конструкцияләрендәкуркынычсызлык каешлары яки куркынычсызлык каешлары каралган һәм ISOFIX балаларны тотып тору системасы балаларның авырлыгына һәмүсешенә туры килә торган махсус системаларын (җайланмаларны) кулланып башкарылырга тиеш. Шуның белән бергә, Дәүләт автоинспекциясе балаларны балалар утыргычында хәтта 7 яшькә җиткәч тә йөртергә киңәш итә. 
Исегездә тотыгыз: балалар-юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар. 

Балтач ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев