Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта беренчеләрне җәяүлеләргә багышлау булды (+фото)

Уку елы башлану белән Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен район ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге тарафыннан “Җәяүлеләргә багышлау” бәйрәме үткәрелде.

Әлеге чараның максаты – укучыларның юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ассызыклау, юл билгеләре һәм светофорга игътибарларын көчәйтү, юлда йөргәндә күзәтү һәм игътибарны үстерү. Бәйрәм уен һәм танып-белү формасында узды. Юлның яшь инспекторлары отрядына кергән укучылар да әлеге чараның кызыклы һәм файдалы үтүенә күп көч керттеләр һәм актив катнаштылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Беренче сыйныф укучылары юлда килеп чыга торган төрле хәлләр турында зур кызыксыну белән фикер алыштылар, юл билгеләренең исемнәрен атадылар, транспорт белән бәйле табышмакларны чиштеләр, шулай итеп алар үзаларына куелган биремнәрне бик яхшы итеп башкарып чыктылар һәм бик күп файдалы киңәшләр алдылар. Чараның йомгаклау өлешендә беренче сыйныф укучылары җавап сүзе белән чыгыш ясадылар, барлык юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүче җәяүле булырга ант бирделәр. Әлеге бәйрәм беренче сыйныф укучылары күңелендә озак сакланыр һәм алар беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаслар дип ышанып калабыз.

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәни җәяүле Юл хәрәкәте иминлеге район ЮХИДИ бүлеге