Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта эңгер-меңгердә тагы авария

Кичке караңгылык төшү вакытында юлларда йөрү куркынычка әверелә башлады. Кичә шундый вакытта бистәдә бер яшь кызны бәрдергән булсалар, бүген ...

Бүген Норма – Балтач арасында ике машина бәрелеште. Норма ягыннан килүче руле уң кул якта булган «Форд» машинасы шәхси эшмәкәр Зарипов Рифат кибетенә кисәк борылып керергә уйлый. Балтач ягыннан килгән ВАЗ-2110» машинасын йөртүче, абайламыйча кала – каршыга килгән «Форд» машинасы аңа килеп бәрелә.

Бу аварияне күрүчеләр, Норма ягыннан килгән машинаның утлары да яндырылмаган иде, диләр. Тиз арада килеп җиткән ГИБДД хезмәткәрләре юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыкларга керештеләр. Авария нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп