Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта электр самокатында йөрүчеләр кагыйдә бозамы?

Ел башыннан республика юлларында электр самокатлары кулланучылары катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 10 кеше тән җәрәхәте алган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, электр самокатлары кулланганда 900гә якын кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка 900дән артык электр самокатыннан файдаланучыны җәлеп иткән. Балтачта исә 3 баланың әти-әнисенә кисәтү ясалган.
Иң еш бозу очраклары арасында машиналар йөрү өлеше буенча хәрәкәт итү, җәяүлеләр кичүеннән тыш хәрәкәт итү өлеше киселеше, җайга салынулы җәяүлеләр кичү юлын светофорның тыю сигналына кисеп чыгу.
Дәүләт автоинспекциясе электр самокатларын һәм башка шундый ук җайланмаларны юллардан читтә, ябык территорияләрдә һәм моның өчен махсус билгеләнгән участокларда кулланырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев