Районыбызда 15 майдан 5 июньгә кадәр «Игътибар, балалар» айлыгы игълан ителде.
Агымдагы елның 4 аенда Республика юлларында балалар катнашы белән 141 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларда 2 баланың гомере өзелде, 146 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Шушы аварияләрнең 75 җәяүле балалар белән булса, 61 авария балалар пассажир булган очракта.
Балалар катнашы белән булган аварияләрнең өчтән бер өлеше җәй айларына туры килә. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 15 майдан 5 июньгә кадәр республика күләмендә традицион профилактик чара - «Игътибар, балалар» айлыгы игълан ителде.
Айлык вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә һәм 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөртүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм детсад яннарында рейдлар оештыралачак.
Тиздән җәйге каникуллар башланачак һәм юлларда балалар хәрәкәте артачак. Иң беренче балаларга юл кагыйдәсе таләпләрен төшендерүче кешеләр - без өлкәннәр, ә иң беренче чиратта әти-әниләр. Балаларыбызга яхшы яктан гына үрнәк күрсәтик һәм игътибарлы булыйк.
Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учрежденисенең Балтач бүлеге житәкчесе
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев