Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә

Куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен – 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен – 25% ка киметә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләреннән килгән зыяннарның авырлыгын киметү максатыннан, 2020 елның 11-30 июнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә «иминлек каешы»оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты-юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә Административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче сакчыл булырга һәм алар эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш.

Транспорт дисциплинасы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен – 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен – 25% ка киметә. Опрокидываниядә куркынычсызлык каешын эләктергән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иминлек каешы