Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта исерек шофер суд каршына басты (+фото)

Алкоголь кулланган шоферларга каршы көрәш елдан-ел ныгытыла бара. Штрафлар күләме дә артты, җәзалар да катгыйланды. Исерткеч эчемлек кулланып техникада йөрергә яратучылар белән хәзер райондашларыбызны да таныштырып барачакбыз.

Районыбызның бер авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре шикле тоелган шоферны туктата. Тикшерү барышында аның алкоголь кулланган булуы ачыклана. Шофер үз хатасын аңлап, барлык тикшерүләрне дә үтәргә ризалык бирә. Бу атнада ул суд каршына басты. Аңа закон нигезендә каралган җәза бирелде. Ягъни, 30 мең сум штраф һәм ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү. (Суд карары үз көченә кермәү сәбәпле шоферның исем-фамилиясе күрсәтелмәде).

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПДД машинада йөрү исерек шофер машина йөртүчеләр машинаны тартып алу