Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта кемнәрнең машиналарга арест салыначак?!

Агымдагы елның 6 аенда 53 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка жибәрелде.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясы нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 статьясы нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк.

Агымдагы елның 6 аенда 53 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 36сына штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 2 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 15 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде. Ә инде зур суммада штрафларын түләмәүчеләрнең машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. Мондый күнелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ГАИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы терминалга килеп түләргә була.


Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар