Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта һәр бишенче машина йөртүче "тоннель" аша уза алмаган

Балтачта махсус операция барышында 56 транспорт чарасы тикшерелеп 11 машина йөртүчегә беркетмә төзелде.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Тоннель операциясе 28 июнь көнне Кариле авылы Ашрафзянова урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен даими бозучыларны, спитрлы эчемлек кулланып транспорт белән идарә итүчеләрне, балаларны махсус утыргычка утырмыйча  йөртүчеләрне, җәяүлеләргә җәяүлеләр кичүендә юл бирмәүчеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде.

Операция барышында 56 транспорт чарасы тикшерелде, 5 куркынычсызлык каешы такмаган, 1 яше тулмаган балаларны махсус утыргычка утырмаучы, 1 транспорт белән идарә итү таныклыгы үзе белән булмаган, 4 иминият полисы булмаган шоферларга беркетмә төзелде.

Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп  йөрергә чакыра.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе