Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта рейд уза

Бүген район үзәгендә һәм авылларда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәрелә.

- Соңгы арада республикада да, районыбызда да тонировкалы, ягъни тәрәзәләре карайтылган машиналар күбәйде. Бу күренеш белән ешрак яшьләр идарә иткән машиналарда очрашабыз. Шушы проблема белән көрәшү өчен республикабызның бөтен районнарында да бүген тикшерү рейдлары үткәрелә, Балтач ЮХИДИ хезмәткәрләре дә бүген тулы составта эшли, - дип рейд барышы белән таныштырып узды район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов.
Машина тәрәзәләрен караңгыйлайту алгы (лобовой) һәм алгы ян-як тәрәзәләрдә рөхсәт ителми, шулай ук алгы тәрәзәгә өстән ябыштырган “полоска”га да таләп бар, ул 14 смдан артмаска тиеш. Рейд барышында машиналар тукталып тикшерелә, таләпләргә туры килмәүчеләргә беркетмәләр төзелә, ә инде бу канунны бозмаучыларга хәерле юл теләнеп, алар җибәрелә. Рейд нәтиҗәләре белән алга таба таныштырачакбыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев