Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта штраф салмыйлар, ә...

Балтач урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ һәм «Хыял» үзәге хезмәткәрләре белән берлектә юлларга чыкты.

Алар машиналардагы "Ш" (шипы) билгесенең барлыгын тикшерде. Әлеге тикшерүгә карашлар да, фикерләр дә төрле булды. Кемдер гаебен таныды, икенчеләре акланды.

– Иң мөһиме, гаеплеләрне бу көнне штрафка тартмадык. Әлеге тамгалары булмаганнарга, аны үзебез ябыштырдык, – ди яшь инспекторлар хәрәкәтенә быел гына килеп кушылган 6 сыйныф укучысы Азат Батыршин.

Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән җәйгеләрен кышкы тәгәрмәчкә алыштырмаган һәм "Ш" тамгасын ябыштырмаган шоферларга 500 сум штраф салына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Шипы» билгесе