Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта тәгәрмәчләр куркынычмы (+фото)

"Хыял" яшьләр үзәгендә Балтач юл хәрәкәте юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы үткәрде.

Конкурса районыбызның 20 гомуми урта һәм төп белем бирү учреждениеләреннән 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар, төгәлрәге барлыгы 80 бала катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз һәм кыска юлны табу конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң, җиңүче булып Салавыч күппрофильле лицее командасы танылды (җитәкчесе Гыйләҗев Р.Ф.). Икенче урында Бөрбаш мәктәбе командасы (Әкбәров Р.Ф.), өченчедә Балтач гимназиясе командасы (Җәләлов К.В.), дүртенче урында Нөнәгәр командасы (Гыймадиев Р.Ш.), бишенчедә Балтач (Тимербаев С.М.), алтынчы урында Шеңшеңәр мәктәбе ( Нәҗипов И.Н.).
Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учрежденисенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250