Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта "Тоннель" операциясе барышында 3 җәяүлегә беркетмә төзелгән

"Тоннель" операциясе Балтач бистәсенең Ленин урамында юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне, җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә юл бирмәүчеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! "Тоннель" операциясе 28 ноябрь көнне Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне,  җәяүлеләргә җәяүлеләр кичүендә юл бирмәүчеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде. 

Операция барышында 23 транспорт чарасы тикшерелде, 3 җәяүлегә, 1 куркынычсызлык каешы такмаган, 3 җәяүлеләр сукмагына машина куйган, транспорт чараларының туктавын тыйган юл билгесе куелган җирдә туктаган шоферларга беркетмә төзелде. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп  йөрергә чакыра.

 

 

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе