Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Тоннель» операциясе…. иртәгә

Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән, иртәгә«Тоннель» операциясе узачак.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора. Күпме кисәтүгә дә карамастан, кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә. Җәяүлеләр кичүендә дә зур игътибарлылык сорала. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән, район территориясендә иртәгә, ягъни 27 февраль көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.

Фото: ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе