Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта "Тоннель" операциясе вакытында 13 беркетмә төзелгән

Тоннель операциясе Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Тоннель операциясе 28 август көнне Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен даими бозучыларны, спитрлы эчемлек кулланып транспорт белән идарә итүчеләрне, балаларны махсус утыргычка утырмыйча  йөртүчеләрне, җәяүлеләргә җәяүлеләр кичүендә юл бирмәүчеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде. 

Операция барышында 34 транспорт чарасы тикшерелде, 3 укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүче, 2 яктылык үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килмәгән тәрәзә пыялалары урнаштырылган машина белән идарә итүче, 2 хәрәкәт иткәндә телефоннан сөйләшүчегә,  1 җәяүлеләр кичүендә җәяүлегә юл бирмәүче, 1 чатта борылу кагыйдәсен бозучы шоферларга һәм 4 җәяүлегә беркетмә төзелде. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп  йөрергә чакыра.

 

 

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе