Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта узган "Тоннель" операциясе нәтиҗәләре

Операция барышында 49 транспорт чарасы тикшерелде, 7 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелгән

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Тоннель операциясе 28 июль көнне Балтач бистәсенен Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен даими бозучыларны, юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде.

Операция барышында 49 транспорт чарасы тикшерелде, 7 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде: 1 правасы булмаган шоферга, 1 куркынычсызлык каешы такмаган,  2 иминият полисы булмаган,  1 документлары үзе белән булмаган шоферларга һәм 2 җәяүлегә беркетмә төзелде. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәп  йөрергә чакыра.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе