Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта ябалар да куялар...

Штрафлары законда каралган срокта түләнмәгән өчен 21 машина йөртүче 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды...

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә, җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2018 елның жиде аенда 96 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп, судка җибәрелде. Шуларның 67сенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 21 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 8 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде.

Ә инде зур суммада штрафларын түләмәүчеләрнең машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. Ел башыннан 5 машинага арест салынды. Мәсәлән, 1 август көнне кабат шундый бер машинага арест салынып, махсус саклану урынына ябылды.

Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен, штрафларыгызны ГАИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы терминалга килеп түләргә була.


Лилия Һадиева,
Балтач юл хәрәкәте инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар