Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта юл һәлакәте нәтиҗәсендә 12 зыян күрүче, бер вафат булучы бар

2018 елның 4 аенда Балтач районында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда бер кешенең гомере өзелә, 12се төрле тән җәрәхәтләре ала. Узган елның шушы чоры белән чагыштырып караганда, аварияләр саны ике елда да үзгәрешсез калган, зыян күрүчеләр 14 булган, кеше гомерләре өзелмәгән.

Быел булган һәлакәтләрне анализлап караганда, төп сәбәпләр булып  тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү һәм тиешле араны сакламау тора.

Матди зыян китергән аварияләр саны 118гә тәңгәлләшә. Шөкер, алары узган елгы белән чагыштырганда 17,5%ка кимрәк, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.

Хөрмәтле райондашлар, әлеге саннарны юкка гына китермибез. Аларда коры саннар түгел, ә кеше язмышлары чагылган. Кемдер әлеге һәлакәтләрдә якынын югалткан, икенче берәүләр гомерлеккә имгәнеп калган. Шуңа да һәрберебез машинада йөргәндә юл хуҗасы түгел, ә үз гомеребезнеке булсак иде. Юл хаталарны кичерми, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев