Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачтагы авария әни һәм нарасыйның тормышын өзде

Узган яллар районыбыз өчен бик авыр яңалык алып килде – юл һәлакәтендә йөкле ханым вафат булды.

19 декабрь көнне 23 сәгать 30 минутта Казан-Малмыж юлының 101 чакрымында Инфинити һәм Шевроле Круз машиналары бәрелешә. Район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, Инфинити машинасы белән идарә итүче, башлангыч мәгълүматлар буенча, спиртлы эчемлек кулланган 1994 елгы ир-ат Малмыж ягыннан Казан юнәлешендә хәрәкәт иткәндә каршы як полосага чыга һәм Шевроле Круз машинасына килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә Шевроле Крузның шоферы “Ашыгыч ярдәм” машинасында вафат була, тагын биш кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.

Әлеге авария кемне генә битараф калдыра алды икән?! Шевроле машинасының шоферы 8 айлык йөкле килеш була. Бер шоферның саксыз гамәле аркасында ике җан бер мизгелдә вафат булды. Туарга өлгермәгән сабый әнисе белән бакыйлыкка күчсә, ятим калган бала гомергә әни назын башка күрмәячәк.

Хөрмәтле райондашлар, Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Спиртлы эчемлек кулланып, геройлык күрсәтеп руль артына утырмагыз, бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзәргә берәүнең дә хакы юк!

Күпсанлы укучыларыбыз һәм “Хезмәт” газетасы коллективы исеменнән авариядә вафат булучы ханымның әти-әнисенең, гаиләсенең, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп кеше үлгән