Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Яшел ут-2024» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләделәр (фото)

Тәрбиячеләр арасында узган бәйге берничә этаптан торды.

Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсының муниципаль этабында катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшыру тантанасы булды.

Тәрбиячеләр арасында узган бәйге берничә этаптан торды: беренче этапта балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәрбияченең эш тәҗрибәсен һәм балалар белән эшчәнлеген чагылдырган альбом тутырып, ул әлеге чараны оештыручыларга тәкъдим ителде; икенче этапта ДОСААФка җыелып, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар һәм аннан соң бистәнең дүртенче номерлы «Каенкай» балалар бакчасына җыелып, конкурсант үзе теләгән төркем балаларын алып, эшчәнлеген күрсәтте.

Шәһәр тибындагы балалар бакчалары арасында беренче урынга бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзинә Әхәтова лаек булды. Икенче урында — бишенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Лапшина, өченче урында — икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Низамиева. 

Авыл балалар бакчалары арасында беренче урын Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Габдрахмановада, икенче урын Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гыйльмуллинада, өченче урын Норма балалар бакчасы тәрбиячесе Алина Ивановада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Яшел ут-2024»