Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Язгы каникуллар» профилактика чарасы старт алды

23 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы чара узачак.

Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән безнең районда да, 23 марттан башлап, балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән киң колачлы «Язгы каникуллар» чарасы старт алды һәм ул 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Профилактик чара барышында район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырылачак, кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барачаклар, ата-аналар, балалар белән очрашу, акцияләр уздыру планлаштырыла.

Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан үткәндә тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балалар да игътибардан читтә калмаячак. Тәртип бозучылар хакында мәгълүмат алар белем ала торган мәктәпкә җибәреләчәк. 

Гомумән, «Язгы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында күп төрле чаралар уздыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев