Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта юл һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алдылар (фото)

Мондый чараларга шоферлар төрлечә карый, ләкин унның тугызы барыбер дә әйткән сүзләрне исәпкә алып, юлда ул үзе генә түгеллеген уйлап, кагыйдәләрне сакларга тырыша.

Бүген районыбызда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу буенча төрле чаралар уздырыла. Иртәнге якта Балтач гимназиясенең яшь инспекторлары митинг уздырса, төштән соң Балтач урта мәктәбенең яшь испекторлары турыдан-туры шоферларның үзләре белән эшләде.

ЮХИДИ инспекторы Владислав Волков машиналарны туктаткач, укучылар аларга буклетлар биреп, ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар көне билгеләп үтелгәне хакында әйтеп уздылар, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева һәрбер шоферга исән-имин йөрегез дигән изге теләкләрен җиткерде.

Мондый чараларга шоферлар төрлечә карый, ләкин унның тугызы барыбер дә әйткән сүзләрне исәпкә алып, юлда ул үзе генә түгеллеген уйлап, кагыйдәләрне сакларга тырыша.

Юл һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу юктан гына билгеләп үтелми, көн дә республикабыз юлларында кеше гомерләре өзелә. Мондый кайгы-хәсрәтне беребезгә дә күрергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев