Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Каршы як полоса» профилактик чарасы уза

Узган ел Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгу сәбәпле 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Дәүләт автоинспекциясенең Балтач районы бүлеге 22 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелүе турында хәбәр итә.

Узган ел Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгу сәбәпле 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 85 кеше һәлак булган һәм 448 кеше яраланган. Бу сәбәптән һәлак булганнар саны юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның 30,5 процентын тәшкил итә.

Юл кагыйдәләрен бозган, обгонга чыккан өчен 5000 сум штраф яки 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат кагыйдә бозып тоткарланган очракта шоферларны машина белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итәчәкләр.

Юл кагыйдәләрен бозып, обгонга чыккан өчен административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән кеше тарафыннан хокук бозу кылынганда, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев