Балтачта көзге каникуллар башлана
Юлларда 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган...
25 октябрьдән балаларның көзге каникуллары башлана. Район ЮХИДИ бүлеге бу чорда барлык әти-әниләрнең тагын да игътибарлырак булуларын сорый. Балалар өлкәннәрдән башка юлда йөргәндә юл кагыйдәләрен дә онытмаска, транспорт хәрәкәт итә торган юллар янында уйнамаска да тиешләр.
Безнең белешмә: агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361 бала төрле төрдәге тән җәрәхәтләре алган.
Көн саен республика юлларында йөзләгән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә, аларда балалар да зыян күрә. Бары тик җәяүлеләр дә, шоферлар да кагыйдәләрне үтәгәндә генә, якыннарыбыз фаҗигаләргә юлыкмас дип ышанып була. Шуңа да балаларның каникуллары тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен өчен барыбыз да игътибарлы булсак иде.
Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев