Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта кышкы атлар «көрәште»

23 февраль көнне сөт-май комбинаты янындагы мәйданчыкта Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәмнәренә багышланган картинг ярышлары булып узды.

Быел беренче тапкыр әлеге ярышка Менделеевск районы картчылары да килгән иде. Алар белән бергә  Балтачның ике командасы, Кукмара, Теләче, Лаеш егет-кызлары да ярышларда матур чыгыш ясады.

Дистә еллардан бирле районыбызда картинг спорт төре эшләп килә. Карт машиналарында йөрергә теләүче балалар Балтач ДОСААФы автомәктәбенә яки мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Балтач мәктәбе базасында эшләүче түгәрәкләренә йөри алалар. Биредә егетләр белән беррәттән кызлар да шөгыльләнә. Ярыш алдыннан картчылар машиналарын төзекләндереп, тренировкалар үткәрәләр һәм ярыш үтәчәк мәйданчыкка иртәдән үк килеп басалар. Аннан инде карт тавышлары, төтен исе... Ә икенче бер почмакта самовар кайный, тәмле коймак пешә, өстәлгә балалар үз итә торган тәм-томнар куелган. Балтач ДОСААФы хезмәткәрләре ел да балаларны һәм әлеге чарага килүчеләрне шулай тәмле итеп сыйлый һәм салкын көндә җылыта да. Ә быел чыннан да көн салкын булды. Трасса шул сәбәпле бозлы иде, егетләр һәм кызлар тизлекне  арттырмыйча гына, борылыш саен җайлап борылып, үзалларына куйган максатларына ашыктылар. Инде нәтиҗәләргә килсәк, «Хонда-200» классында егетләр арасында Балтач ДОСААФыннан Ранис Гыйльманов – өченче, шушы ук маркада кызлар арасында Зилә Зарипова – беренче, Зәлинә Хәсәнова икенче урынны алдылар. «Хонда-270»тә егетләр арасында Балтач ДОСААФы командасыннан Ислам Хәйруллин, ә кызлар арасында Диләрә Гарифуллина җиңү яуладылар, мәктәптән тыш эшләр үзәге командасыннан Карина Вәлиева икенче булды. «125А» классында Балтач ДОСААФы командасыннан Әмир Хәйруллинга тиңнәр булмады, ул – беренче, ә Илдан Вәлиев өченче урынны яулады. «125 Б» классында Балтач ДОСААФыннан Ислам Хәйруллин белән Наил Гәрәев беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. «Стриж» классында Данияр Гарифуллин – икенче, Аяз Закиров өченче булдылар. «Хонда-200» классында кышкы тәгәрмәчләр белән аерым ярыш та булды, анда Аяз Закиров икенче килде. Инде командалар беренчелегенә килгәндә, Балтач ДОСААФы командасы янәдән беренчелекне яулады, икенче урында – Кукмара командасы, өчтә теләчеләр. Командаларны елдагыча матур, кабатланмас кубоклары белән Ильмир Мөэминов сөендерде.

Ярышта җиңүчеләр «Кызыл юл» хуҗалыгының акчалата бүләкләренә лаек булдылар, ел да шушы ярышларга иганәчелек ярдәме күрсәтүче хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинга картчылар исеменнән олуг рәхмәтләр ирештерәбез. Шулай ук ярышларны оештыруга зур өлеш кертүче Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсенә, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлегенә һәм Балтач ДОСААФ оешмасына да егет-кызлар рәхмәтле. Ничәнче урын алуга карамастан, биредә һәркемгә игътибар бар, шунсы бик сөенечле.

Һәрбер ярыштан соң егетләр һәм кызлар күңелендә аңлатып бетермәслек хисләр туа. Кемдер җиңгән шатлыктан кояштай балкый, кемнеңдер күзендә җиңелү яше ялтырый. Шулай итеп нәтиҗәләр ясала һәм чираттагы ярышка әзерлек башлана. Бу ярыш көнне башка районнан килгән катнашучылар белән дә аралашып алдык, алар бездәге ярышка бик теләп килүләрен җиткерделәр һәм нигә сездә җәй көне дә ярышлар үтми, дигән сорау белән чыктылар. Әйе, әлегә бездә җәй көне ярыш үткәрер мәйданчык юк, дөресрәге, аның юлы бик начар. Ләкин, картингчы егет-кызларыбызның уңышларын күреп, киләчәктә мәйданчык юлы рәтләнер, яңа асфальт-тан сызгырып җилдерер көннәр җитәр дигән өметтә кала Балтач картчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг