Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Лада Приора» һәм 15 яшьлек велосипедчы бала катнашында юл һәлакәте теркәлде

Рафил Шәймөхәммәтов: «Бала гомере бәһасез!»

Балаларны, бигрәк тә җәйге каникул чорында күз карасыдай саклау зарури. Чөнки елның бу фасылын алар көтеп ала һәм вакытларының күп өлешен урамда үткәрә, бу вакытта аларга олылар тарафыннан игътибар, күзәтү дә җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белү, саклык чараларын күрү мөһим.

Җәйге каникул вакытында әти-әниләргә тагын бер кат иминлек кагыйдәләрен искәртү максатыннан, дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов белән сөйләшеп уздык.

- Рафил Равилевич, күптән түгел районыбызда яшь велосипедчы белән бәйле юл-транспорт һәлакәте булды. Шул хакта сөйләп узыгызчы?

- Районның тәрбия һәм белем бирү учакларында гел балалар һәм укучылар белән очрашып, аларга юлда йөрү кагыйдәләрен искәртеп торабыз. Шул ук вакытта велосипедта ничә яшьтән йөрергә яраганлыгын һәм нинди таләпләр үтәлергә тиешлеген дә. Шуңа да карамастан, җәй җитү белән велосипедта йөрүче балалар урамнарда күбәя. 24 май көнне Ленин урамы 147б номерлы йорт каршында «Лада Приора» һәм 15 яшьлек велосипедчы бала катнашында юл һәлакәте теркәлде. Велосипедчы җәяүле кичүен чыкканда велосипедтан төшмичә генә хәрәкәт итә һәм машина шоферы аңа юл бирмичә, бәрдерә. Нәтиҗәдә велосипедчы төрле тән җәрәхәтләре белән Арча хастаханәсенә озатылды.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 23нче санында таныша алачаксыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәлакәт бала