Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина бәрелешкәч, унбер кеше имгәнгән

Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, имгәнгән ун кешенең берсе авыр хәлдә.

Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина катнашында авариядә 11 кеше, шул исәптән 1 бала зыян күргән. Имгәнүчеләрне Казан хастаханәләренә илтәләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, имгәнгән ун кешенең берсе авыр хәлдә, аны алырга дип авария урынына санавиация вертолеты киткән.

Шулай ук, зыян күргән кешеләр янына Республика хастаханәсенең Катастрофалар медицинасы үзәге бригадалары юл тоткан. Имгәнгән баланы алырга Республика балалар хастаханәсе табиблары киткән.

Бүген иртән Казан-Оренбург трассасында Ford микроавтобусы һәм Honda җиңел машинасы бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, җиңел машина руле артындагы кеше вафат булган, автобусның 11 пассажиры, шул исәптән бала тән җәрәхәтләре алган.

 

Чыганак: ТИ

Фото: шаһитлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп