Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Башын ярган...

Электр самокатларында да йөрү кагыйдәләре бардыр бит!

29 майда Уфаның Сипайлово бистәсендәге Яр буе урамында электр самокатында йөргән егет бәлагә тарыган. Биредә асфальт кинәт бетеп, ком юл башлана торган урында ул идарәне югалтып егылган. Зыян күрүче аңсыз җиде минут чамасы яткан.

Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу куркыныч хәл видеокадрларда күренеп тора, егет һушына килгән, йөзе канга баткан.

Бәхеткә, әлеге очрак фаҗига белән тәмамланмаган. Шул ук вакытта, Уфа халкы тротуарларда, юлларда йөрүче электр самокатлары турында күптән чаң суга. Социаль челтәрләрдә, берәр фаҗига булуын көтәләрме икән, дигән хәбәрләр дә бар. Чыннан да, бу күренеш хокукый карар кабул итүне таләп итә, дип яза Кызыл таң.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте