Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Белә идем лә...”

Балаларның күпчелегендә яктылык кайтыргыч элементлар юк булып чыкты...

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре райондашларга пропаганда-аңлату эшләре алып бару юнәлешендә даими рейдлар үткәреп тора. Соңгы вакытларда мәктәп-бакча тирәләрендә балалар белән эшләп алдылар. Чираттагысында без дә катнаштык.

ЮХИДИ хезмәткәре Фәнил Минһаҗев белән  участок вәкиле Наил Фәйзрахмановның һәм дә юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Лилия Һадиеваның максатлары балаларга караңгыда яктылык кайтаргыч элементлар-смайликлар гына өләшү түгел, шул ук вакытта киемнәрендә андый яктырткычлары булмаган балаларны барлап, әти-әниләренә балалар иминлегенә сак карау юнәлешендә киңәш тә бирү иде. Киңәш дигәннәренә аңлатма бирә торган листовкалар да өстәлде.

Балаларның күпчелегендә яктылык кайтыргыч элементлар юк булып чыкты.

Артык мөһим дип санамыйм мин аны, – ди әтиләрнең берсе. – Мин баламны һәрчак машина белән йөртәм.

Ә үзенең машинасына барып җитәр өчен юл аркылы чыгасы, өстәвенә бала салазка дигән шугычка утыртылган. Ярый хәзер көн яктырды, моңарчы балаларны бакчадан караңгы төшкәч ала идек бит әле. Шулай да әти кешебез смайликны алды, тагып куярбыз дип ышандырды. Чираттагы әниебез бакчадан улы белән чыкты, улының кышкы киеменең алгы өлешендә дә, артта да сап-сары смайликлары көлеп тора. Әлеге әни кешегә рәхмәттән башка сүз юк.

Ирек белән Әнәс мәктәптән кайтып киләләр, икесенең дә өсләрендә караңгы төстәге киемнәр. “Нишләп смайликларыгыз юк?” – дип сорый Лилия апалары. “Безнең бит курткалар караңгыда “яна” торган”,  ди малайлар аптырап калмый гына. Шулай да Лилия апалары аларга смайлик тагарга киңәш итте, һәм икесенә дә элементлар бүләк итте.

Әти-әниләрнең күпчелеге яктылык кайтаргыч элементларны тагабыз, ләкин алар тормый бит, төшеп китә, ныграк итеп таксаң, юганда бозыла, диләр. Бала иминлеге турында кайгыртканда юар алдыннан элементларны алып, аннан соң тагарга беребез дә иренми инде анысы. Күбесе, курткаларга болай  да яктырткычлар беркетелгән, ди. Бәлки шулайдыр, әмма ЮХИДИ хезмәткәрләренең бу хакта янәдән искә төшерүләре зыянга булмады. Юлларда исән-имин йөрик, бәла-каза күрмик, балаларыбызны саклыйк.

– Шушындый рейдлардан  соң юлларда балаларны еш  күзәтәм, күбесенә без биргән смайликлар тагылган була һәм оештырган рейдыбызның нәтиҗәсе барлыгына куанычымны яшермим. Алга таба да мондый рейдларны үткәрү мөһим дип саныйбыз, – ди фонд җитәкчесе Лилия Һадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд