Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Белеп торыгыз: штрафлы шоферларга чикләүләр кертелә

Район ЮХИДИ бүлеге районыбыз юлларында йөрүче шоферларны һәрдаим тикшереп тора һәм штрафларын вакытында түләргә кирәклеген кисәтә.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 маддәсенең 5 пункты нигезендә, административ штраф суммасы Россия Федерациясе законнары нигезендә бюджетка тулысынча күчерелергә тиеш. Башкарма документ таләпләрен үтәмәгән очракта, ягъни ЮХИДИ юнәлеше буенча штрафларын вакытында түләмичә, аларның гомуми күләме 10 мең сумнан артып киткән райондашларыбызның машина йөртү хокукына чикләү кертеләчәк. 2021 елда – ике, 2022 елда бер райондашыбызга карата шушындый чикләү кулланылды инде, ә республика күләмендә быелның өч аенда андый шоферлар 64 булган. Чикләү куелганнан соң да шофер машина белән идарә итә икән, аңа 50 сәгать мәҗбүри эш яки 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Хөрмәтле шоферлар, юлларда көндәлек булып торган һәлакәтләр, аларда өзелгән гомерләр юлларда барлык таләпләрне үтәп йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртә. Тизлекне арттырып була, ләкин гомерне саклап калып булмый. Бу чикләүләрнең дә катгый чаралар буларак кертелүен аңласагыз һәм юлларда тизлекне саклап, кагыйдәләрне үтәп йөрсәгез иде.

Рәниф Галимбеков,

вакытлыча район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев