Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер атна элек кенә права алган булган...

Юл фаҗигасендә 18 яшьлек егет һәлак булган.

Әле узган атнада гына, биш көн элек кенә, Башкортстанның Дәүләкән районында яшәүче 18 яшьлек егет машина йөртү таныклыгы алган булган.

Кичә егет үлемечле юл-транспорт һәлакәтенә тарыган. Дәүләкән - Ивангород трассасының 37нче чакрымындагы авария тәҗрибәсез водительнең гомерен өзгән.

Республика ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, егет “Лада Калина” руле артында була һәм машинасы белән кюветка оча. Автомобиль салонында, шулай ук, 26 һәм 33 яшьлек ике ир-егет булган. Икесе дә төрле җәрәхәтләр белән дәваханәләргә озатылган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: bashinform.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте