Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер авария, алты мәет...

Алты кеше урында ук һәлак була, исән калган кешеләр ашыгыч ярдәм машинасы барырлык хәлдә булмый, аларны күтәреп кенә илтәләр.

Авария сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. 21 июньдә Липецк өлкәсенең Елецкий районындагы трассада ике иномарка бәрелешкән, алты кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

11.45 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә хәбәр килә. Задонский районындагы Паниковец авылы тирәсендә ике машина бәрелешүен әйтәләр. Урынга коткаручылар бара.

Биредә «Kia Rio» белән «Hyundai Creta» авариягә очраган. Килеп җиткән коткаручылар коточкыч хәл күрә. Машиналар яньчелеп беткән консерва банкасы кебек була, диелә бу хәбәрдә.

Кешеләрне коткару өчен, тимерне кисәргә туры килә. Алты кеше урында ук һәлак була, исән калган кешеләр ашыгыч ярдәм машинасы барырлык хәлдә булмый, аларны күтәреп кенә илтәләр. Бәхеткә, авариягә очраган машиналарда балалар булмый.

«Фаҗига урынына барган коткаручылар мәрхүмнәрнең мәетләрен алды, исән калган кешеләрне ашыгыч ярдәм машинасына илтергә ярдәм итте. Шулай ук бәрелешкән машиналар янып китмәсен өчен чаралар күрелде», — дип аңлатканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Липецк өлкәсе буенча идарәсендә. Авария сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. «Вести» каналы хәбәр иткәнчә, башлангыч версия буенча, авария каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бәрелешкәч, машиналарның берсе юл кырыена төшеп капланган.

Чыганак: Интертат

Фото: https://48.mchs.gov.ru
Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте