Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер тырмага икенче мәртәбә

1 ел да 6 айга машина йөртүдән мәхрүм ителү дә, 30 мең сум штраф та сабак булмаган күрәсең...

Балтачның бер авылында гомер итүче райондашыбызга 19 июльдә суд каршында җавап тотарга туры килә. Чөнки ул алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән була. Әлеге райондашыбызны суд 1 ел да 6 айга машина йөртүдән мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф сала. Суд карары 30 июльдә үз көченә керә.

Аңа да карамастан, әлеге райондашыбыз 11 август көнне янәдән исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итәргә уйлый. Бу юлы аны ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңгул авылында тоткарлыйлар һәм урында ук алкотектор ярдәмендә күпме алкоголь кулланганына тикшерәләр. Ул уңай нәтиҗә бирә.

Бу очракны нәрсә дип атарга соң? Бер тырмага икенче тапкыр басу дипме, әллә шулай йөрергә күнегү дипме? Ничек кенә булса да әлеге райондашыбыз икенче тапкыр суд хөкеменә тапшырылылачак һәм бу юлы инде аңа тагын да катгыерак җәза кулланылачак.

Мәгълүмат район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер суд карары