Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Беренче чирек тәмам яки каникуллар хәвеф-хәтәрсез узсын!

30 октябрьдән укучыларның көзге каникуллары башланды.

- Уку елы яңа гына башланган кебек иде. Инде менә беренче чирек тә тәмамланды. Шушы уңайдан республика юлларында 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр "Көзге каникуллар" операциясе башланды. Статистикага күз салсак, саннар борчуга сала. Быелның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 429 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 13 бала һәлак булды һәм 453е яраланды. Шунысы куанычлы, безнең районда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте теркәлмәде.Әмма саклык чаралары турында бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов.

Көзге каникуллар чорында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлны аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.

Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләргә ерактан ук белгертеп торачак. Шушы гади кагыйдәләр сәламәтлегегезне,  гомерегезне саклап калырга булышыр.

Каникуллар хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев