Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Берьюлы җиде кеше үлүдә исерек шофер гаепле

Фаҗигадә микроавтобустагы 6 кеше җан биргән, өчесе яраланган һәм аларның берсе “Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.

14 ноябрьдә Чита — Байкал аръягы федераль юлында иртәнге якта “Hyundai” микроавтобусы туктап торган “Shacman” йөк машинасына бәрелгән һәм нәтиҗәдә инерция аны каршы як полосага алып ташлаган, ә каршыга “ЗиЛ-130” килгән булган.

“Shacman”, двигателе ватылу сәбәпле, күпердә туктап торган. Аның шоферы, берничә сәгать үтүгә карамастан, тиешле билгене дә куймаган, күпердән машинаны тизрәк алу чарасын да күрмәгән. Авария вакытында ул исерек булган, өстәвенә, элек тә эчкән килеш руль артына утырган өчен җаваплылыкка тарттырылган булган. Гаеплене кулга алганнар.

“РИА-Новости” хәбәр иткәнчә, фаҗигадә микроавтобустагы 6 кеше җан биргән, өчесе яраланган һәм аларның берсе “Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.

Автор: Идрис Саитгалеев

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп