Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Әби белән кечкенә малай һәлак булган

Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче каршы якка обгонга чыккан. Шунысы гаҗәп, йөртүченең машина йөртү таныклыгы да булмаган.

19 июль иртәсендә Апас районында коточкыч юл һәлакәте була. Казан - Ульян трассасының 66нчы чакрымында юлдан барган "Рено" машинасы юл кырыена килеп төшә һәм әйләнеп каплана. Хәбәрләргә караганда, машинада дүрт кеше булган: 42 яшьлек хатын-кыз, аның белән бергә яшәүче 43 яшьлек ир-ат һәм 65 яшьлек әби белән 8 яшьлек малай. Кызганыч, әмма һәлакәт нәтиҗәсендә әби белән малай урында ук һәлак булган. Малайның әнисе белән машина йөртүче ир-ат хастаханәгә китерелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче каршы якка обгонга чыккан. Шунысы гаҗәп, йөртүченең машина йөртү таныклыгы да булмаган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев