Биектау районында биш машина катнашындагы авария урыныннан фото һәм видео пәйда булды
Казан – Малмыж трассасының 23нче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Биектау районында биш машина катнашындагы авария урыныннан фотолар һәм видео пәйда булды, дип хәбәр итә «Высокогорские вести».
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан – Малмыж трассасының 23нче чакрымында «Лада Приора», «Ниссан Кашкай», «Хендэ Солярис» һәм ике 14нче модель «Лада» автомобильләре бәрелешә. Авария аркасында, «Приора» автомобилен идарә иткән 49 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аның 36 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була. «Хендэ» автомобиленең шоферын һәм ике пассажирын хастаханәгә озаталар.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев