Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Биектау районындагы авариядә өч кеше зыян күргән

Казан – Малмыж трассасының 24нче чакрымында «ГАЗель», «Фольксваген», «Хендэ» һәм «Фиат» автомобильләре бәрелешкән.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Биектау районында дүрт автомобиль бәрелешү аркасында өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Казан – Малмыж трассасының 24нче чакрымында «ГАЗель», «Фольксваген», «Хендэ» һәм «Фиат» автомобильләре бәрелешкән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр трассага аккан ягулыкны юып алган һәм зыян күргән машиналарның аккумуляторларын өзгән.

Төрле җәрәхәтләр алган өч кешене Казан хастаханәсенә китергәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп