Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Биш райондашыбызның автомобильләре конфискацияләнде

Исерек шофер... Бу вәзгыять белән ничек кенә көрәшүгә карамастан, шоферларга үз гомерләре дә, башка кеше гомере дә жәл түгел, алкоголь, нишләптер, беренче урынга килеп баса кебек.

Районыбыз буенча алып караганда да, исерек шоферлар саны кимү ягына бармый. Күпчелек очракта яшьләр дә түгел, машина белән инде озак еллар идарә итүчеләр алкоголь кулланып машина руле артына утыручылар булып торалар. Мондый шоферлар белән закон нигезендә ничек көрәшеп була, бу хакта район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән сөйләшеп уздык.
— Искәндәр Рашатович, исерек шоферларга карата чаралар кырысланса да, транспорт чарасы белән алкоголь кулланган килеш идарә итүчеләр саны кимү ягына бармый кебек, хәтта кабаттан эләгүчеләр дә бар. Безнең районда бу вәзгыять ничегрәк тора? 
— 2023 елда 1 мартка 15 исерек шоферга беркетмә төзелгән булса, быелның шул чорына алкоголь кулланып, транспорт белән идарә иткән 13 шоферга беркетмә төзелде. Шулар арасында кабат исерек килеш руль артына утыручылар да бар. Андыйлар 2023 елның шушы чорында — өчәү, быелга килгәндә, ике айга ике кеше булган. Беренче очракта алкоголь кулланган шофер Нормада эләкте, 1989 елгы Яңгул егете ул. Беренче тапкыр эләгүе дә әле күптән түгел генә иде. Икенчесе районыбызның бер хуҗалыгында эшләүче механизатор, янәдән алкоголь кулланган килеш «ДТ» тракторы белән идарә итеп тотылды. Әлегә бу шоферларның эшләре судка барып җитмәде, тикшерү этабында. 
Шуны да ассызыклап үтәсе килә, ни кызганыч, елга берничә мәртәбә исерек хатын-кыз шоферларга да юлыгабыз. 2022 елда 8 март көнне бер гүзәл зат алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итеп «эләкте», бәйрәм көн булса да, тиешенчә беркетмә төзелеп, эш судка җибәрелде. Узган ел бер шундый очрак та булды: машина хатыны исемендә була, ләкин ул автомобиль белән идарә итүне алкоголь кулланган иренә бирә. Бу очракта иренә дә, хатынына да беркетмә төзелеп, икесе дә суд карары нигезендә ел ярымга машина белән идарә итүдән мәхрүм ителделәр.
— Кабаттан исерек килеш руль артына утыручыларга нинди җәзалар каралган?
— Транспорт белән идарә итүдән суд карары нигезендә мәхрүм ителеп тә, кабаттан автомобиль я башка техника чарасы белән алкоголь кулланган килеш идарә иткән очракта, административ Кодекста каралган җаваплылык кына түгел, ә җинаять Кодексының 264 маддәсенең 1 өлеше нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Бу маддә буенча 300 мең сумга кадәр штраф салырга, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнергә, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Узган ел бер райондашыбызга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарылды суд тарафыннан. Әгәр инде яңадан исерек килеш транспорт белән идарә итеп тотылса, ул очракта инде шартлы срок реальгә әйләнәчәк.
— Машиналарның нинди очракта конфискацияләнүләре турында да сөйләп узыгызчы?
— Узган ел 264 маддә буенча яңалык керде. Ул элек тә бар иде, ләкин судьялар тарафыннан бирелми иде. Махсус хәрби операция башлангач, бу чара, ягъни автомобильләр конфискацияләнү күрелә башлады. Безнең районда гына да 2023 елда биш машина конфискацияләнде, әлеге транспорт чаралары дәүләт кеременә китә. Бу машиналар арасында кыйммәтлесе дә, мәсәлән, Тойота Ленд Крузер бар иде, шулай ук Тойота Авенсис дигән автомобиль һәм безнең илдә җитештерелгәннәре дә бар иде. Шушы биш шоферның берсе суд карары белән килешмичә, минем машинам кредитка алынган, мин аның әле кредитын түлим, дип югарырак судка шикаять бирде. Ләкин Югары суд та беренче карарны көчендә калдырды, әлеге шоферның машинасын да алып киттеләр һәм шул ук вакытта ул аның кредитын да түләп бетерергә мәҗбүр булды. Моннан чыгып, шундый нәтиҗә ясыйсы килә, әгәр алкоголь кулланасыз икән, машина руле артына утырмагыз, аны ишек алдында гына да бер җирдән икенче җиргә күчереп кую да кагыйдәне бозу булып санала. 
— Искәндәр Рашатович, ватсапта ЮХИДИ хезмәткәрләренең, участок вәкилләренең кайда эшләүләрен һәрдаим яктыртып тора торган төркемнәр күп. Алар сезнең эшкә нинди йогынты ясый?
— Бер яктан ул ватсап төркемнәре машина йөртүчеләргә мәгълүмат биреп торса, икенче яктан безнең эштә дә ярдәм итә ул, чөнки без аның һәрберсендә бар. Аларда бит ЮХИДИ хезмәткәрләре кайда микән, дигән типтагы сорауларны биреп торалар. Без шулар аша ул кешене эзләп табып, кирәкле җиргә барып, аларны «эләктерәбез». Узган ел шундый хәбәрне белешкән ике шофер «эләкте», аларның икесе дә алкоголь кулланган иде. Без аларның кайда торганын белеп, капка төпләренә барып басабыз һәм алар үзләре үк «капкынга эләгә». 
Шулай ук ул төркем-нәргә анда-монда булган юл-транспорт һәлакәтләрен дә җибәреп торалар. Кайбер очрак-ларда алар буенча безне чакыртмаган булалар, ә ни өчен чакыртмыйлар, чөнки шофер салдым була. Алар буенча да чыгабыз һәм кагыйдә бозучыга тиешенчә беркетмә төзибез. Быел гына да шундый очрак булды: Балтач-Әтнә юлында безнең район территориясендә эшләүчеләр лыгыр исерек килеш бәрелгән иделәр. СМС хәбәр аша бу аварияне күреп алып, экипаж шул урынга барды. 
— Искәндәр Рашатович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер