Биш райондашыбыз машинасыз калган. Нигә?
Зур суммада штрафларын түләмәүчеләрнең машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. Агымдагы елның 10 аенда 77 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 31енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 22 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 13 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде.
Ә инде зур суммада штрафларын түләмәүчеләрнең машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. 10 айда шундый 5 машинага арест салынып махсус саклану урынына ябылды.
Мондый күнелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлегеннән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИдагы терминалга килеп түләргә була.
Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев