Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бозлы елгага килеп төшкән автобуста һәлак булучылар саны 19га җиткән

Забайкальеның Сретинск районында юлда барган автобус елгага төшеп китә. Һәлак булучылар саны артканнан арта бара.

Автоһәлакәт Моготуй - Сретинск - Олочи автоюлында була. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, юлда барган автобусның алдагы көпчәге шартлый, шуның нәтиҗәсендә автобусны уң якка тарта башлый һәм ул күпер өстеннән Куенга елгасына килеп төшә. Салонда 43 пассажир һәм автобус йөртүче була. Баштарак - ун, аннан - унбиш һәлак булучы турында хәбәр ителсә, хәзер инде үлүчеләр саны 19га җиткән дип белдерелә. Йөртүче үзе дә һәлак булган.

Әлеге елга боз белән капланган. Эвакуция эшенә боз ватылып, автобусның су астына китү куркынычы да тоткарлый икән.

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев