Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бөрбаш янында юлга сыешмаган

Кичә, Бөрбашны чыгып Шәмәрдән ягындагы юл борылышында юл-транспорт һәлакәте булды.

Балтачтан Шәмәрдән ягына бара торган «Ларгус» машинасы, тизлекне киметмичә, текә борылышка керә. Әмма юл буенча хәрәкәт итү урынына, каршы яктан килгән «Нива» машинасына бәрелә. «Ларгус» машинасы Казан шәһәреннән килгән булса, «Нива»ныӊ хужасы күрше Кукмара районы Ядегәр авылыннан. Беренче машина хуҗасына зыян килмәсә дә, Ядегәр авылы кешесе бүгенге көндә Арча шәһәре хастаханәсендә дәваланырга мәҗбүр. Табиблар фикеренчә, аныӊ гомеренә куркыныч янамый. Район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе руль артында утыручылардан тизлекне арттырмауларын сорый, юл билгеләренә дә игътибар зур булырга тиеш, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250