Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

"Бәрдергән кешене полиция хезмәткәре, аягында да басып тора алмаслык исерек иде", диделәр

Күршеләрдәге хәл сабак булсын!

7 майда Арча Боз сарае янындагы светофор каршында өч машина бәрелеште. Яшен  тизлеге белән килгән “Лада Гранта” машинасы светофорда торган “ВАЗ-2107”гә килеп бәрелә, ә анысы үз чиратында алдында торган чит ил машинасының тагылма арбасына килеп керә. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, машина йөртүче исерек булган. Сәбәпләре ачыклана.   

Бу турыда шундый эчтәлектәге кыскача гына мәгълүмат бирербез дә, теманы ябарбыз, дип уйлаган идек. Тик  “Арча хәбәрләре” төркемендә әлеге хәбәр астындагы комментарий уйланырга мәҗбүр итте. Рәдифә Шакирова анда: “Уртадагы машинада минем улым. Ходаем саклады баламны. Сак йөрегез юлларда, аек килеш”, – дип язган иде. Чыннан да, аның урынында һәрберебезнең баласы, ире, якыны булырга мөмкин иде бит.

Рәдифә белән элемтәгә кердек. Арчадан булып чыкты ул.

– Нурфил улым иптәш малаена булышырга киткән иде. Шуннан кайтып килеше булган. “Светофорның кызыл утына арба таккан бер җиңел машина туктап тора иде. Мин акрын гына артына тукталырга барам. Тик туктап та җитмәгән идем әле, көзгедән арттан очып килгән машинаны күрдем. Бу я уза, я бәреп китә, дип уйлап, машинаны читкәрәк алырга да өлгермәдем, китереп тә бәрде. Башта баш белән бик каты рульгә килеп сыландым, аннан арткы утыргычка очып чыктым”, – диде. Башы, куллары, биле, кыскасы, бөтен тәне авыртудан зарланды. Хастаханәгә төштек. Кулы нык имгәнгән иде, аны бәйләделәр. Әлегә Нурфил шок хәлендә, берничә көннән авыртулары чыга башлый инде. Аллага шәкер, исән калды, дип Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыйм, – диде Рәдифә ханым. Нурфил педагогика көллиятендә укый икән. 20 яшьтә. Җәй буе эшләп, капкалар ясап, үз тырышлыгы белән, машина сатып алган. Иске машина булса да, йөреп торырга ярый, ансыз булмый, дигән әти-әнисенә. Авариядән соң аның “ВАЗ-2107”е бөтенләй яраксызга чыккан.

– Бәрдергән кешене полиция хезмәткәре, аягында да басып тора алмаслык исерек иде, диделәр. Җәзасын алсын. Исерек килеш юлга чыкмаска башкаларга сабак булыр, – диде Рәдифә ханым.

Арча эчке эшләр бүлегенә шалтыраттык. “Без бернинди мәгълүмат бирмибез. Министрлыкка шалтыратыгыз”.  Җавап шундый булды.

Министрлыкка шалтыратуның кирәге дә юк иде. Арча зур шәһәр түгел Хәбәр бик тиз тарала. Бәрдерүченең кем булуы, исеме бик тиз килеп иреште. Тик ышанычлы булсын өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының пресс үзәгенә чыктык. Озакламый җавап та килде. “17 майда чираттагы ялда булган полиция хезмәткәре үз машинасында ике машина белән бәрелешә. Юл һәлакәте вакытында аның исерек булуы ачыкланды. Бу факт буенча тикшерү бара. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре намусына һәм йөзенә кызыллык китергән гаебе өчен әлеге хезмәткәр эшеннән алынды. Моннан тыш, аның турыдан туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылды”, – диелгән иде анда.

Әмма җаза әле моның белән генә бетмәячәк. Калганын суд хәл итә.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/brdergn-keshene-politsiya-khezmtkre-ayagynda-da-basyp-tora-almaslyk-iserek-ide-didelr
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев