Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бәрелүдән күзләре шартлаган: сәгатенә 220 километр тизлек белән барган, диләр...

Социаль челтәрләрдә язучылар "Volkswagen" йөртүчесенең бәрелүдән күзләре чыкканын, спидометрында сәгатенә 220 километр күрсәткече калганын хәбәр итә.

Башкортстанның Иглин районында дүрт машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булды.

Төбәк ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, якынча 9:00 сәгать тирәсендә Самара - Уфа - Чиләбе юлының 1525нче чакрымында "Volkswagen Passat", "Mercedes-Benz Actros", "Skania" һәм "Лада Нива" бәрелешкәннәр. Һәлакәт нәтиҗәсендә 23 яшьлек "Volkswagen" йөртүчесе һәм "Нива" руле артындагы 71 яшьлек ир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылганнар.

Социаль челтәрләрдә язучылар "Volkswagen" йөртүчесенең бәрелүдән күзләре чыкканын, спидометрында сәгатенә 220 километр күрсәткече калганын хәбәр итә. Икенче зыян күрүченең, шаһитлар сүзләренчә, умыртка баганасы сынган.

 

Кызыл таң 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев