Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бәйрәм ялларында җан өшеткеч аварияләр

Үткән ялларда республика юлларында 7 кешенең гомере өзелгән, шуның берсе бала.

6 март көнне иртәнге 5 сәгать 45 минутта Минзәлә районында «Лада» машинасы белән идарә итүче 1985 елгы хатын-кыз каршы як полосага чыгып, ГАЗ һәм «Опель» машиналары белән бәрелешә. Нәтиҗәдә «Лада» машинасының шоферы һәм пассажиры (1981 елгы) һәлак булалар. ГАЗ машинасын йөртүче җәрәхәтләр ала.

Шул ук көнне 14 сәгать 41 минутта Әлмәт районында «Лада» машинасы белән идарә иүче 1997 елгы шофер тиешле тизлекне сакламыйча, КамАЗ һәм «Киа» машиналары белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, «Лада»ның шоферы һәм 1971 елгы пассажиры һәлак булалар. Ә 1996 елгы пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала.

8 март көнне 14 сәгать 25 минутта Алексеевский районында җан өшеткеч авария була. ВАЗ машинасы белән идарә итүче 1981 елгы хатын-кыз тиешле тизлекне сакламыйча каршы як полосага чыга һәм «Форд» машинасы белән бәрелешә. Әлеге авария ВАЗ машинасын йөртүче хатын-кызның һәм аның 2011 елгы баласының гомерен өзә. 2010 елгы бала төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла. Ике бала да балалар өчен махсус утыргычлардан башка йөртелгән була.

Шул ук көнне 19 сәгать 45 минутта Югары Ослан районында «Мерседес Бенц» шоферы 1991 елгы җәяүлене бәрдерә. Беренчел мәгълүматлар буенча җәяүленең киемендә махсус яктырткыч элементлар булмый. Һәлакәт нәтиҗәсендә ул урында ук вафат була.

Хөрмәтле райондашларыбыз, юлларда сак йөрсәк, ашыкмасак иде, һәрбер авариядә кеше язмышы һәм безнең белән дә мондый хәл булмас дип әйтеп булмый. Исән-имин булыйк, һәркөн йортыбызга сөенеп кайтып керик.

Мәгълүмат һәм фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте